2026 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстан территориясендә медицина калдыкларын транспортлау яки зарарсызландыру буенча хезмәт күрсәтүче юридик затлардан һәм шәхси эшмәкәрләрдән мәгълүматлар кабул итә башлады.
Эш «Россия Федерациясе субъекты вәкаләтле башкарма органының рәсми сайтында медицина калдыкларын зарарсызландыруны гамәлгә ашыра торган башка затлар турында, Россия Федерациясе субъекты территориясендә медицина калдыкларын транспортлау, зарарсызландыру буенча хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы затлар турында белешмәләрне урнаштыру кагыйдәләрен раслау хакында» РФ Хөкүмәте карары (№ 339 от 28.03.2026) һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының (№ 1667-Р, 12.08.2026) карары нигезендә башкарыла.
Исемлек һәм документлар кабул итү кагыйдәләре турында тулырак ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында танышырга мөмкин. (https://minzdrav.tatarstan.ru/documents.htm).