«Яшел Үзән медицина көллияте» ДАҺБУнең уку корпусын ремонтлау төгәлләнгән. Көллиятнең гомуми мәйданы 3334 кв. м булган өч катлы бинасы 1963 елда төзелгән.
ТР ГИСУда хәбәр итүләренчә, ремонт барышында биредә түбә һәм фасад алыштырылган, биналар бизәлгән. Спорт һәм актлар заллары, санузеллар, керү төркемнәре тулысынча яңартылды, яңа инженерлык челтәрләре салынды. Хәрәкәт аз булган төркемнәргә уңайлы булсын өчен корпуста күтәргеч җиһазландырылган. Шулай ук корпуста заманча җиһазлар урнаштырылган.
ТР ГИСУ фотосы