Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе чистарту корылмаларына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә (ЯТБ) туры килүе турында бәяләмә бирде. Яшел Үзән районы Түбән Вязовые шәһәр тибындагы поселокта биологик чистарту корылмалары төзелеше төгәлләнде. Объект милли проектка керә. Расланган проект документациясе нигезендә, төзүчеләр шулай ук 100 м3 (2 шт.) агынты суларны урнаштыручы, зарарсызландырылган юшкынны вакытлыча саклау мәйданчыгы (3 шт.), мәйданчыктан яңгыр суларын чистарту корылмалары, техник су белән тәэмин итү скважинасы, Чиста су резервуарлары 50 м3 (2 шт.), канализация насос станциясе һ. б. төзегән. Биологик чистарту корылмаларының биналары һәм корылмалары объект эшчәнлеге өчен кирәкле барлык коммуникацияләр белән тәэмин ителгән. Объект «Экология» милли проектының «Иделне савыктыру» федераль программасына керә. Файдалануга тапшырылган чистарту корылмалары, җитештерүчәнлеге 1000 м3/тәүлек, Идел елгасындагы суның микробиологик һәм санитар-химик торышын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.