Бүген, 1 июньдә, эш визиты белән «Алабуга» МИЗна Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов килде. Аны «Алабуга» махсус икътисадый зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев озата йөрде. Визитның төп пункты - «Татцемент» наномодификацияләнгән цемент җитештерү заводын карау. Резидент җитештерүендә булганнан соң, төзелеш министры «Синергия 2» индустриаль паркында булды. 2 корпус, инженерлык һәм юл инфраструктурасыннан торган индустриаль парк дәүләт экспертизасын узды һәм 2020 елның 22 апрелендә Дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнары тарафыннан бирелгән проект документларының уңай бәяләмәсен алды. Хәзер тирә-юньне төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре бара. Өстәмә рәвештә, эш сәфәре кысаларында, Фәрит Хәнифов ПАН-прекурсор җитештерү буенча завод мәйданчыгын төзү барышы белән танышты. Әлеге проект «Росатом» дәүләт корпорациясе һәм «Алабуга» МИЗ белән берлектә тормышка ашырыла. Объектны төзү белән «Алабуга Девелопмент» бүлендек компаниясе шөгыльләнә, ул 2018 елның 25 июлендә башланган. Якын арада эшләтеп җибәрү процессы планлаштырыла, ә заводны тулысынча файдалануга тапшыру 2020 елның декабренә билгеләнгән. Эшлекле сәфәр ахырында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов төзелә торган проектларның торышын бәяләде, шулай ук башкарылган эш күләмен билгеләде.