«Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында 2020 елга 2 979 млн.кв. метр күләмендә торак тапшыру каралган. 1 июньдә Түбән Каманың 120 гаиләсе Корабельная урамындагы 62 нче йортта көтеп алынган фатирларга ия булды. Күп катлы йорт «Татарстанда Социаль ипотека» программасында катнашучылар – бюджет өлкәсе һәм шәһәр төзүче предприятиеләр хезмәткәрләре өчен төзелгән. Чиста бизәүле яңа торак янгын сигнализациясе датчиклары, су, газ, электр энергиясе счетчиклары һәм җылылык регуляторлары белән җиһазландырылган. Исегезгә төшерәбез, дәүләт ярдәме белән быел 728 гаилә, 600 ятим бала, 47 яшь һәм 46 күп балалы гаилә, шулай ук чернобыльчеләр, күченеп китәргә мәҗбүр булган һәм Ерак Төньяктан күченеп кайткан 35 граждан үзләренең торак шартларын яхшырта алачак.