«Салават күпере»ндә 255 фатирлы йорт төзелеше тәмамланган

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Төзелеш «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында алып барылды. ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды «Салават Күпере» торак районында Н. Йосыпов урамы буенча 4-нче номерлы 255 фатирлы йорт төзелешен тәмамлады, йорт файдалануга тапшыруга рөхсәт алды. Йортта 17 торак йорт, 3 подъезд, фатирларның гомуми торак мәйданы якынча 15 мең кв.метр тәшкил итә. Фатирлар чиста бизәкләү хәлендә тапшырыла, сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр энергиясен исәпкә алу счетчигы, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматларны ерактан торып санауның автомат системасы белән җиһазландырылган. Төзелеш «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында Рәссәй Президенты Владимир Путин инициативасы белән алып барылды. Быел Дәүләт торак фонды Татарстан шәһәрләре һәм районнарында 273,6 мең кв.метр мәйданлы 4970 фатирлы 130 йорт төзүне инвестицияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International