Бүген Рәссәй Федерациясе Дәүләт Советының «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча эшче төркеменең чираттагы утырышы булды. Утырышны ачып, эшче төркем җитәкчесе, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Рәссәй Төзелеш министрлыгы тарафыннан «2020-2024 елларга Рәссәй Федерациясендә ШТТ үсеше» дәүләт программасы әзерләнгән. «Шәхси торак төзелешен үстерүгә, һичшиксез, ташламалы авыл ипотекасы зур ярдәм булып тора. Татарстанда әлеге банк продукты авыл кешеләрендә генә түгел, шәһәр халкында да кызыксыну уятты. Республикада 1 млрд. сумнан артык суммага 468 кредит бирелгән инде", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук бүгенге көндә Татарстанда якындагы биш елга (2020-2024 еллар) файдалануга тапшыру планлаштырыла торган тиешле региональ программа эшләнүен әйтте. Ул билгеләп үткәнчә, ШТТ үсеше җир мәсьәләләрен, инженерлык челтәрләрен һәм социаль инфраструктураны төзү программаларын синхронизацияләүне таләп итә. «Республикада торак-коммуналь хуҗалыгын үстерүгә комплекслы якын килү максатларында муниципаль хезмәткәрләр, төзүчеләр, подрядчылар һәм процесста башка катнашучылар өчен профильле укыту программасы эшләнде», - диде Рөстәм Миңнеханов.