Торак-коммуналь хуҗалыгының агымдагы торышы, тармактагы хәлне яхшыртуга, алга таба үсеш өчен шәхси инвестицияләр җәлеп итүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар эшләү зарурилыгы – бу һәм башка мәсьәләләр турында 10 июньдә «Пандемия шартларында ТКХ-өндәмәләр һәм чишелешләр» онлайн – конференциясендә фикер алышу планлаштырыла. Рәссәй Төзелеш министрлыгы һәм ведомство каршындагы Иҗтимагый совет тарафыннан оештырылган дискуссиягә федераль һәм региональ дәүләт хакимияте органнары, торак-коммуналь комплекс оешмалары, эксперт җәмәгатьчелеге һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре чакырылган. Чара 12.30 сәгатьтә башлана. Конференциянең Онлайн-трансляциясе 10 июньдә 12.30 дан 15.30 га кадәр «Уңайлы шәһәр мохите һәм ТКХ» рәсми сайтында һәм Рәссәй Төзелеш Министрлыгының YouTube-каналында булачак: https://youtu.be/fheRD6KJ86Q. Хәзерге вакытта Рәссәй Төзелеш Министрлыгының телеграмм-каналы мәйданчыгында 4 июньнән башлап энергия һәм су белән тәэмин итү, күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау, дистанцион бәйләнешнең яңа формаларына, торак фонды белән идарә итүгә һәм башка мәсьәләләргә багышланган конференциягә сораштырулар үткәрелә. Сораштыруларда катнашырга чакырабыз, моның өчен ведомствоның телеграмм-каналына түбәндәге сылтама буенча язылырга кирәк: https://t.me/minstroyrf. Сораштыру нәтиҗәләре онлайн-конференция барышында экспертлар белән фикер алышачак.