Министр республика буенча эш сәфәре кысаларында 4 муниципаль районда булды. Әлмәттә «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыруга керештеләр. Эшләр Сөләйманова урамындагы 1, 3 йортлары, 8 Март урамындагы 123, 125 йортлары, Совет урамындагы 125 йорты ишегалларында башланды. Эш барышы белән бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм башкалар танышты. Ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча масштаблы республика программасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып китте. Программа биш ел дәвамында тормышка ашырылачак. Төзекләндерү исемлегенә 2014 елга кадәр төзелгән ишегаллары кергән, аларда элек ишегалды территорияләрен ремонтлауның башка программалары буенча эшләр башкарылмаган. Алдагы эшләр комплексы 7 пункттан тора: юллар һәм тротуарларны, тышкы яктырту системаларын ремонтлау, эскәмияләр һәм чүп савытларын урнаштыру, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын, балалар җиһазларын, ком-гравий катнашмасыннан өслекле мәйданчыклар, өлешчә яшелләндерү.