Бүген Яр Чаллыда «Демография» милли проекты буенча берьюлы өч объект төзелә, аларның икесе Замелекесье районында, берсе – ЗЯБ бистәсенең 19нчы комплексында. Төзелеп килүче балалар бакчаларының һәркайсы көзгә якынрак 220 сабыйны кабул итәчәк, аларның яртысы ясле булачак. Мәктәпкәчә учреждениеләрне төзүдә «Евростиль» һәм «СтройТраст» компанияләре катнаша. Объектларның һәрберсе югары әзерлек дәрәҗәсенә ия.