Алабугада «Безнең ишегалды» проекты буенча эшләр сентябрь ахырына тәмамланачак

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Республика программасы буенча Алабуга районының 247 ишегалды төзекләндереләчәк. «Быел 34 ишегалдында төзү-монтаж эшләре башкарылачак, ә ишегалды территориясенең 61 план-схемасы проектланган»,-дип хәбәр итте шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илфат Исмәгыйлев. Аның сүзләренә караганда, барлык 34 ишегалдына да асфальт җәеләчәк, парковка урыннары оештырылачак (фатирларның 25% ы), яктырту җиһазлары белән җиһазландырылачак, балалар өчен уен мәйданчыклары, спорт элементлары төзеләчәк, өлешчә яшелләндереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International