Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлыкка йомгак ясалды

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык тәмамланды, ул агымдагы елның 1 апреленнән 31 маена кадәр барды. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан республиканың төзелеш мәйданнарында тәртип урнаштыру буенча эш башкарылды. Икеайлык чорында күзәтчелек органы тарафыннан барлыгы 26 хокук бозу очрагы ачыкланган, төзүчеләргә 1 млн.15 мең сумлык штраф салынган. Төп игътибар төзүче тарафыннан проектта каралган әйләнә-тирә мохитне саклау чараларын үтәүгә бирелде. Аерым алганда, төзелеш чүп-чарын санкциясез ташлау урыннарын ачыклау һәм аларны бетерү, автотранспорт өчен тәгәрмәчләрне юу пунктлары булу һәм башка бозулар. Апрель аеннан май аена кадәр республика территориясендә 325 тикшерү үткәрелгән. Инспекция хезмәткәрләре тарафыннан иң күп хокук бозу очраклары Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада, шулай ук Лаеш, Әлмәт, Нурлат һәм башка муниципаль районнарда теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International