Татарстан фәнни-тикшеренү үзәге инноваторлар һәм бизнес өчен «ТатПатент» глобаль цифрлы платформасын тәкъдир итә

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

2020 елның 17 нче июнендә 13:00 сәгатьтә Эшкуар йортында (Петербург урамы, 28) һәм «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк» ДАУ матбугат үзәгендә (Петербург урамы, 52) виртуаль режимда «ТатПатент» – https://patentrt.ru/платформасын тәкъдир итү булачак, ул инновацияле чишелешләрне һәм перспективалы проектларны эшләүдә һәм гамәлгә кертүдә Татарстан Республикасы инноваторларына һәм бизнесына һәр яклы ярдәм күрсәтүгә корылган.

«ТатПатент» – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә 2018 елда «Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге» ТР ДУП тарафыннан төзелгән уникаль цифрлы платформа.

Агымдагы елда «ТатПатент» платформасы тулысынча яңартылган һәм хәзер ул Татарстан Республикасы икътисадының реаль секторы өчен глобаль сервис булып тора, түбәндәге юнәлешләрне берләштерә:

  • проект офисы, анда һәр инноваторлар командасы уникаль чишелешләрне генерацияләргә, инновацияле идеяләрне грантлар алу, уңышлы гамәлгә кертү һәм беренче сату стадиясенә җиткереп, тулысынча гамәлгә ашыруга өйрәнә алачак;
  • Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фондыннан (Инновацияләргә ярдәм фонды) грант алу өчен гаризалар тапшыру сервисы;  
  • бизнес өчен республика һәм федераль ярдәмнең барлык актуаль чаралары буенча мәгълүмат;
  • патент офисы һәм интеллектуаль милек буенча эшкуарлар, уйлап табучылар һәм фәнни җәмәгатьчелек бурычларын хәл итү өчен бердәм сервис;
  • интеллектуаль милек объектларын теркәү буенча консалтинг;
  • дәүләт хакимияте органнары һәм ведомстволары белән нәтиҗәле диалог мәйданчыгы.

Чара спикерлары буларак түбәндәгеләр чыгыш ясаячак:

- Киреева Индира Радыковна, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары;

- Донской Павел Михайлович, «Татарстан фәнни-тикшеренү институты» ТР ДУП Интеллектуаль банкны үстерү һәм ярдәм итү идарәсе башлыгы, «ТатПатент» проекты җитәкчесе;

- Буслаев Вячеслав Сергеевич, «Татарстан фәнни-тикшеренү институты» ТР ДУП Интеллектуаль мәгълүматлар банкын алга этәрү һәм алып бару бүлеге башлыгы, «ТатПатент» проектын үстерү  җитәкчесе.

Чарага теркәлү: https://tcnti.timepad.ru/event/1331333/

Чарада катнашу буенча сораулар: +7 843 280 04 44,  dir@tcnti.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International