Беренче пациентларны ФАП фельдшеры быел ук кабул итәр дип планлаштырыла. Яшел Үзән районының Күгеш авылында модульле технология буенча яңа фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк. Төзүчеләр киләчәк дәвалау учреждениесе өчен нигез әзерли башладылар инде. Беренче пациентларны ФАП фельдшеры быел ук кабул итәр дип планлаштырыла. Төзелеш «Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» республика программасы ярдәмендә мөмкин булды. Элегрәк «Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, Татарстанда быел 43 ФАП һәм җиде табиб амбулаториясе төзеләчәк. Фельдшер-акушерлык пунктларын, патологоанатомия бүлекләрен төзү һәм сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау буенча чаралар Татарстанда 2012 елдан бирле тормышка ашырыла.