Сәламәтлек саклау учреждениеләрен капиталь ремонтлау Президент программасы ярдәмендә бина яңа кыяфәт алачак. Базарлы Матак үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге бинасында ремонт эшләре башланды. Шушы көннәрдә «Стройдорсервис» ширкәте төзүчеләре түбә ябу эшләренә керештеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Балакирев сүзләренә караганда, капиталь ремонтка республика бюджетыннан 62 млн.сум бүлеп бирелгән. Шул ук акчаларга җиһазлар сатып алыначак һәм йогышлы авырулар бүлеге янындагы территория төзекләндереләчәк.