Әлки районы Югары Әлморза авылында яңартылган балалар бакчасы ачылачак

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Балалар бакчасы бинасына капиталь ремонт республика программасы хисабына башкарыла. Татарстанның Әлки районы Югары Әлморза авылында «Алсу» балалар бакчасын капиталь ремонтлау буенча эшләр бара. Балаларны мәктәпкәчә учреждениегә 1 сентябрьдә кабул итәргә планлаштыралар. Балалар мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә ремонт эшләренең зур өлеше башкарылган инде. Төзүчеләр бетон идәннәрен түшәделәр, блоклардан янкорма төзеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International