Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Хөснуллин Кабан күле яр буйларын төзекләндерүне, йогышлы авырулар сырхауханәсе бинасын һәм Зур Казан боҗрасын төзүне бәяләделәр

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов Казанның берничә объектын төзү барышын бәяләде.

Рөстәм Миңнеханов белән бергә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар, шулай ук подряд оешмалары вәкилләре дә объектларда булдылар.

Беренче объектта Түбән Кабан күле яр буйларын төзекләндерү эшләрен карадылар.

Аңлатмаларны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова биреп барды. Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Хөснуллин шулай ук Г. Камал ис. театр ягыннан яр буйларының аскы ярусын, велоюлларны, Мәрҗани урамы буйлап Иске Татар Бистәсенең төзекләндерелгән өлешен дә карадылар.

Аннары кунакларга Назарбаев урамы ягыннан яр буйларының икече чиратын күрсәттеләр.

Рөстәм Миңнеханов яр буенда ял итүче кешеләр белән аралашты, төзекләндерү мәсьәләләре буенча аларның фикерләрен сорашты.  

Икенче объект «Профессор А.Ф.Агафонов ис. Республика йогышлы авырулар клиник сырхауханәсе» ДАСУ булды. Аңалатмаларны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков биреп барды. Рөстәм Миңнехановка һәм Марат Хөснуллинга объектта ничә кеше эшләве, күпме махсуслаштырылган техника кулланылуы турында сөйләделәр.  

Бүген тагын Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин Зур Казан боҗрасы төзелешенең барышы белән дә танышты.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International