Мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендә кадрларга ихтыяҗны билгеләү өчен оешмалар арасында сораштыру үткәрелә

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Рәссәй Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы «Рәссәй Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасы «Мәгълүмати куркынычсызлык» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә кадрларга ихтыяҗны билгеләү өчен оешмалар арасында сораштыру оештыра. Сораштыруны 2020 елның 15 июленә кадәр түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган онлайн-анкетаны тутыру юлы белән узарга мөмкин: https://itsecurity2020.vcot.info. Анкета оешма җитәкчесе, персонал белән идарә итү бүлекчәсе җитәкчесе яки белгече, кадрлар хезмәте, башка бүлекчә җитәкчеләре белән тутырылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International