«Таттелеком» ГАҖнең дан диварының иң яхшы проектына конкурс игълан ителде

2020 елның 3 июле, җомга

«Таттелеком» ГАҖ предприятиенең дан диварының иң яхшы проектына конкурс игълан итә һәм конкурс турында нигезләмә бастыра. Истәлек композициясен Казанда ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында компания территориясендә урнаштыру планлаштырыла. Дан диварында тарихи вакыйгалар һәм «Таттелеком» ГАҖ һәм аның варисы булган предприятиеләрнең күренекле белгечләре турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк. Шул ук вакытта, иске экспозиция белән чагыштырганда, яңасы - мәгълүматлырак булачак. Ул заманча материаллар һәм технологияләр кулланып, шулай ук бүгенге көндә актуаль булган тышкы кыяфәткә карата таләпләрне исәпкә алып эшләнәчәк. Иң яхшы дип табылган проект авторы 100 мең сум күләмендә акчалата премия алачак. Проект үзе агымдагы елның сентябрендә гамәлгә ашырылачак. Конкурс-ачык, анда катнашу өчен барлык теләүчеләр чакырыла. Конкурсны оештыручыларның телефоны: (843) 222-32-46 электрон почта: expo@tattelecom.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International