Татарстан Республикасы база эш бирүчеләренең кадрлар ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен булдырыла торган объектларны капиталь ремонтлау программасы кысаларында республикада 17 ресурс үзәге ремонтланачак. Моның өчен республика бюджетыннан 681,379 млн. сум бүлеп бирелгән. Хәзерге вакытта барлык 17 объектта да ремонт эшләре бара. Ресурс үзәкләрен капиталь ремонтлау программасы 2014 елда старт алды. Ул эшләгән чорда (2014-2019 еллар) 65 һөнәри белем бирү оешмасында 4 млрд. сумнан артык суммага капиталь ремонт үткәрелгән.