2020 елда республика авылларында йөзләгән авыл хуҗалыгы җитештерүе объектлары яңартылачак. Шулай итеп, дәүләт программалары кысаларында 158 сыер абзары, 127 ындыр табагы хуҗалыгы, 11 ат фермасы, 12 кош фермасы, 66 машина-трактор паркы, 12 яшелчә саклагычы ремонтланачак, 90 силос-сенаж траншеясы, 7 сыер абзары һәм сарыкчылык фермалары төзеләчәк. Исегезгә төшерәбез, агрокомплекс объектларын яңарту Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мөмкин булды.
2014 елдан башлап сыер абзарларын капиталь ремонтлау һәм 100-200 башка исәпләнгән сөт-товар фермаларын җиһазлар, яңа технологияләр һәм терлекләрне азык белән нәтиҗәле тәэмин итү максатларында силос-сенаж траншеялары төзү программасы гамәлгә ашырыла. 2015 елдан яшелчә продукциясен сыйфатлы саклау өчен яшелчә-бәрәңге саклагычларын капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру башланды. 2016 елдан машина-трактор паркларын ремонтлау программасы эшли башлады. 2018 елда ындыр табакларын капиталь ремонтлау программасы гамәлгә керде. 6 ел эчендә әлеге программалар кысаларында барлыгы 1558 сыер абзары, 103 яшелчә-бәрәңге саклагычы, 250 машина-трактор паркы, 257 ындыр табагы хуҗалыгы ремонтланды, 744 силос-сенаж траншеясы төзелде. Бу авыл хуҗалыгы формированиеләренең матди-техник базасын җитди ныгытырга мөмкинлек бирде.