Азино-1 дә сәхнә һәм зур экранлы яңа сквер барлыкка килде

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

Казанның Совет районында «Безнең ишегалды» республика программасы буенча Академик Глушко урамындагы 30-нчы йорт һәм Хәйдәр Бигичев урамындагы 23-нче, 25-нче, 29-нчы йортларның ишегалды территориясен төзекләндерү тәмамланды. Хәзер 6,5 меңгә якын кеше уңайлы скверда ял итә, иркен кырда футбол уйный, шулай ук зур экрандагы фильмнарны ачык һавада карый ала. Казан Мэры Илсур Метшин территорияне төзекләндерү нәтиҗәләре белән танышты.

Ишегалды территориясен төзекләндерү эшләре быел май аенда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча башланды. Кыска вакыт эчендә ишегалды танымаслык булып үзгәрде. Кечкенә бушлыктан ул уңайлы, заманча ял зонасына әверелде. Казан Мэрына Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов сөйләгәнчә, Академик Глушко урамы, 30-нчы һәм Хәйдәр Бигичев урамы, 23-нче, 25-нче, 29-нчы йортларда яшәүчеләргә мондый төзекләндерелгән ишегалды территориясе күптән җитмәгән. «Әлеге йортларда 6 мең 500 кеше яши, шуларның 500 тирәсе - балалар. Биредә җимерек юллар, иске балалар мәйданчыгы, футбол кыры гына иде, анда футбол уйнау бик уңайсыз булды», - дип сөйләде Р.Фәтхетдинов.

Ул билгеләп үткәнчә, йортларда яшәүчеләр төзекләндерү проектын эшләүдә турыдан-туры катнашканнар. Бүген ишегалды территориясе шартлы рәвештә өч өлешкә бүленгән - ял итү зонасы, уен урыны һәм бәйрәмнәр уздыру урыны. Уңайлы агач эскәмияләре һәм клумбалары булган уңайлы бакчаны җирле халык инде яратып та өлгергән. Мэр яшәүчеләрнең төзекләндерелгән территорияне ничек бәяләве белән кызыксынды. «Безгә бик ошый, һава яхшы, кичләрен чыгабыз һәм ял итәбез. Барысы да шундый матур, уңайлы, бер сүз белән әйткәндә - ишегалдын бик яратабыз, яшеллек кенә җитми», - дип җавап бирде җирлектә яшәүче Гөлнара Сафина. Илсур Метшин территорияне яшелләндерү көз көне үткәреләчәк, дип җиткерде. «Үсемлекләрне утырту вакыты билгеләнгән. Без сезнең активлыкка өметләнәбез, көзен үсемлекләрне утыртуда актив катнашсагыз иде», - дип мөрәҗәгать итте Казан Мэры халыкка.

Биредә үк, сквердан ерак түгел, спорт сөючеләр яшел газонлы зур кырда футбол уйныйлар. Яңа мәйданчыкта шулай ук «Мирас» футбол мәктәбе укучылары да шөгыльләнәчәк. «Бу кыр артында контроль булу өчен эшләнде, безгә боларның барысын да саклап калу мөһим, шуңа күрә балаларга күнегүләр ясарга һәм шул ук вакытта кырны чиста һәм тәртиптә тотарга кирәк дигән карар кабул ителде», - дип аңлатты Роман Фәтхетдинов.

Шәһәр башлыгы яшь спортчылар белән аралашты - ул алардан футбол кырының сыйфаты белән кызыксынды. «Безгә ошый, ачык һавада уйныйбыз, өстәвенә башка балалар безгә карый, һәм аларда да футбол уйнау теләге уянадыр», - дип сөйләде спорт мәктәбе укучысы Наил Артемьев.

Шулай ук ишегалдында спорт сөючеләр өчен воркаут белән шөгыльләнү өчен мәйданчык барлыкка килде. Ә балалар өчен яхшы комлыклар һәм таганнар урнаштырылган. Шунда ук төрле чараларны оештыру зонасы барлыкка килде. Биредә зур экранлы сәхнә һәм уңайлы күрү урыннары урнаштырылган. Ял көннәрендә экранда яхшы һавада кинофильмнар күрсәтү планлаштырыла.

Йорт фасадларындагы граффити аеруча да территорияне ямьләндереп тора. Төзекләндерү кысаларында аларны рәссам Азат Алеев ясаган. «Монда опера җырчысы Хәйдәр Бигичевның портреты һәм «Алтынчәч» операсының төп героинясы образы сурәтләнгән. Миңа бу ишегалдын төзекләндерүгә үз иҗади өлешемне кертү бик ошады», - дип сөйләде Мэрга рәссам.

Йорт яны территорияләрендә юлларга һәм сукмакларга асфальт җәйгәннәр, эскәмияләр, чүп савытлары һәм яңа ут баганалары урнаштырганнар. Шулай ук ишегалдында чүп-чарны аерып җыю өчен контейнерлар барлыкка килгән.

Төзекләндерелгән ишегалдында күрше йортларда яшәүчеләр дә ял итә. Күбесе Илсур Метшинга ишегалларын төзекләндерүне сорап мөрәҗәгать иткән. «5 ел үтәр, һәм сез үз ишегалды территорияләрен танымассыз да. «Безнең ишегалды» республика программасы сезгә дә һичшиксез киләчәк. 5 елдан Казанда барлык ишегаллары да уңайлы, заманча һәм яхшы булачак», - диде И.Метшин.

Эшләр үз ишегалларын төзекләндерү проектларын килештергән территорияләрдә башланды. dvor.tatar сайтында ишегалларын төзекләндерүнең финал проектлары бастырыла. Халык белән килешенгән һәм җәмәгать фикер алышуларының үткән стадиясен узган схемалар, татарстанлылар үз ишегалларында эш барышын контрольдә тота алсын өчен, сайтка урнаштырыла. Алга таба финал проектлар аларны раслаган саен бастырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International