Агымдагы елда «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын тормышка ашыру нәтиҗәсе 2,9 млн.кв. метр мәйданлы торак тапшыру булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика брифингта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. «Статистик мәгълүматларга караганда, Татарстанда узган ел нәтиҗәләре буенча бер кешегә уртача торак мәйданы 27,3 кв.м тәшкил иткән, ил буенча 26,3 кв. м.», – дип сөйләде докладчы. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Татарстанда 2024 елга торак тапшыру күләмен 3 648 мең кв. метрга кадәр арттыру каралган. Министр сүзләренә караганда, бу бер кешегә хәзерге 27,3 кв.метрдан 31,3 кв. метрга кадәр торак белән тәэмин ителешне арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы быел кредитларның яртысын беренчел күчемсез милек базарында торак сатып алу өчен куллануларын әйтте. «Гомумән алганда, алынган һәм тормышка ашырылган кредитлар бездә беренче яртыеллыкка 17 593 – бу 36 млрд 738 млн сум. Шунысы куанычлы - бу пулның 49%ы - беренчел базар өчен кредитлар. Республика буенча үсеш 3% ка артык», - дип хәбәр итте ул.