Гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау программасы буенча 36 мәктәпне ремонтлау планлаштырылган. Татарстан мәктәпләрендә капиталь ремонтны 15 августка төгәлләргә планлаштыралар, республикада барлыгы 36 белем бирү учреждениесен ремонтлау бара. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров сөйләде. «Мәктәпләрне ремонтлау буенча аларны контрольдә тотучы күзәтчелек органнарына тапшыру өчен 15 августка төп төзелеш-монтаж эшләрен тәмамлау бурычы тора. 1 сентябрьгә мәктәпләр балалар укый алсын өчен әзер булырга тиеш», — дип ассызыклады Насыйров. 10 июльгә булган мәгълүматларга караганда, 32 объектта эшләр бара, дүртесендә эшләр тәмамланган инде. Мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасын финанслауның гомуми күләме 3130,5 млн. сум тәшкил итә.