«Безнең ишегалды» программасы буенча объектларны массакүләм тапшыру август-сентябрь айларында башланачак

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Чаллы мэры Наил Мәһдиев капиталь ремонттан соң әзер булган Сидоровка бистәсе ишегалдында булды. Сидоровка бистәсе тарихының яңа бите башлана. Биредә иске күпкатлы йортлар күп, быел юкка гына түгел бистәдә 43 йортның 40ы ремонтлана. Алар барысы да «безнең ишегалды» программасына эләккән. «Әлеге биш йортта 708 кеше яши. Ишегалдын төзекләндерүгә 16,5 миллион сум акча бүлеп бирелде»,-дип проектны финанслау турында «РБР-16» подрядчы компания директоры Таһир Сөнгатуллин хәбәр итте. Акчаларның төп өлеше юлларга һәм тротуарларга тотылган. Наил Мәһдиев төзүчеләр үзгәрткән территорияне карап чыкты. Ул ишегалдында асфальт юллар һәм тротуарлар, сквер, өстәмә 51 парковка урыны, яктырту, эскәмияләр һәм урналар, балалар өчен уен мәйданчыгы барлыкка килүен күрде. «Безнең ишегалды» программасы буенча Чаллыда быел 131 ишегалды төзекләндерелә. Төп өлеш август-сентябрь айларында тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International