Татарстанның тугыз муниципаль районы һәм ике муниципаль берәмлеге оешмалары җиңүчеләр арасына керде. Күптән түгел узган конкурс комиссиясе утырышында 2019 ел өчен нәтиҗәләр ясалды һәм җиңүчеләр билгеләнде. Бу юлы конкурста 25 оешма катнашты. Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә иң яхшы оешмага конкурс бишенче ел рәттән үткәрелә. Катнашучылар бәяләвенчә, иң беренче чиратта, алар тарафыннан йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлек сыйфатын күтәрү, биналарның милекчеләренең яшәү шартлары һәм канәгатьлеге исәпкә алына. Конкурс нәтиҗәләре буенча «ТМШ хезмәт күрсәтү үзәге» ҖЧҖ (Саба районы), «Управдом» ҖЧҖ (Югары Ослан районы), «Коммунальник» ҖЧҖ (Нурлат шәһәре), «Жилбытсервис-М» ҖЧҖ (Әлмәт шәһәре), «Безнең йорт» ИК ҖЧҖ (Чистай шәһәре), «Минзәлә идарә компаниясе» ҖЧҖ (Минзәлә шәһәре), «Энтузиаст» ҖЧҖ (Яр Чаллы шәһәре), «Торак-коммуналь хуҗалык идарә компаниясе» ҖЧҖ (Зәй шәһәре), «Домуправ-3» ҖЧҖ (Алабуга шәһәре), «ЖЭУ-7» ҖЧҖ (Яр Чаллы шәһәре), «Электротехника» ИК ҖЧҖ (Яр Чаллы шәһәре), «Строим будущее» ҖЧҖ (Яр Чаллы шәһәре), «Челныстройремонт» ҖЧҖ (Яр Чаллы шәһәре), «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ (Түбән Кама), «Уютный дом «ИК» ҖЧҖ (Казан), «Торак» ИК ҖЧҖ (Түбән Кама) оешмалары иң яхшы идарәче оешмалар булып санылган иде.