2020 елда Татарстан Республикасы муниципаль архивларының 7 биналарында елдагыча ремонт планлаштырылган (Тукай, Кукмара, Спас, Лаеш, Биектау, Аксубай, Ютазы районнары). Быел капиталь ремонтка 50 млн. сум бүлеп бирелгән. Бүгенге көндә 4 объектта эшләр бара, 3 объектта эшләр тәмамланган: Аксубай, Биектау, Ютазы районнарында.
Исегезгә төшерәбез, муниципаль архивлар капиталь ремонтлау программасы 2017 елдан бирле гамәлдә. 3 ел эчендә 150 млн. сумга 49 объект ремонтланган.