Рәссәй Төзелеш министрлыгы һәм ТКХ Фонды бөтенрәссәй массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсын үткәрү турында игълан иттеләр

2020 елның 28 июле, сишәмбе

РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм дәүләт корпорациясе – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне яктырту буенча «Иҗат һәм үсеш» V Бөтенрәссәй массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсын үткәрү турында игълан итә. Конкурста катнашу өчен федераль, региональ һәм муниципаль массакүләм мәгълүмат чаралары, шулай ук Рәссәй Федерациясенең төзелеш комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалыгы темаларын яктыртучы журналистлар чакырыла. Билгеләп үтик, массакүләм мәгълүмат чаралары 2019 елда башланган «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирә. Конкурсны үткәрүгә һәм материаллар бирү шартларына кагылышлы сорауларны minstroy-fondgkh@icomm.pro адресына җибәрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International