Кремльдә дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды

2020 елның 28 июле, сишәмбе

36 кеше – инженерлар, төзүчеләр, химиклар һәм башка һөнәр ияләре бүләкләнде. Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин төзелеш, мәдәният, медицина, спорт, җитештерү өлкәсендәге күренекле казанышлар өчен орден һәм медальләр тапшырды. «Фидакарь хезмәт өчен» медален «Кулонстрой «ЖБИ заводы» ҖЧҖ генераль директоры Булат Абдулкин алды. Моннан тыш, Казан архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамов Рәссәй Федерациясе Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Чара ахырында парламент башлыгы бүләкләнүчеләргә Татарстан файдасына башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм иминлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International