Татарстан төзелеш министры урынбасары төзелеш тармагында хезмәт хакы турында сөйләде

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Бизәкләүчеләрнең хезмәт хакы 50дән 70 мең сумга кадәр үзгәреп торырга мөмкин, ә монолитчылар һәм ташчылар аена 100 мең сумнан артык акча эшли ала.

Бүгенге көндә Татарстанда төзелеш тармагы төрле дәрәҗәдәге белгечләрне эшкә урнаштыру өчен яхшы мәйданчык булып тора. «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев шундый фикер белән уртаклашты.

«Бизәкләүчеләр, ташчылар, монолитчылар күпме акча эшләүләрен алсак, хезмәт хаклары лаеклы. Бизәкләүчеләрнең хезмәт хакы 50дән 70 мең сумга кадәр үзгәреп торырга мөмкин, монолитчылар, ташчылар киеренке эш булганда аена 100-120 мең сумнан артык акча эшли ала», — дип сөйләде ул.

Шул ук вакытта белгечләргә теләсә нинди һава торышында эшләргә туры килә. Пандемия чорында, күп кенә кешеләр эшсез калганда, төзелеш тармагы эшләде һәм хезмәт өчен түләнде, диде Гыймаев.

«Пандемиядә барлык сәүдә үзәкләре эшләмәгәндә кешеләрнең  бик аз хезмәт хакына утырулары, гомумән, хезмәт хакы алмаучылар булуы да күренде. Ә төзелеш тармагы эшләде һәм нормаль хезмәт хакы түләде, шуның белән безнең тармакка дәүләт ихтыяҗы аеруча зур булуын, ахыр чиктә ахыргы продуктны кем булдыра алганын күрсәтте», — дип нәтиҗә ясады министр урынбасары. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International