1 сентябрьгә Татарстанда сигез яңа мәктәп ачылачак

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Республикада 2020 ел дәвамында барлыгы 13 гомуми белем бирү учреждениесе барлыкка киләчәк. 

2020 елда Татарстанда 13 мәктәп барлыкка киләчәк, аларның 8ен инде 1 сентябрьгә төзеп бетерәчәкләр. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте.

«Агымдагы елда 13 мәктәп төзелә, шуларның сигезен без 1 сентябрьгә кадәр тапшырачакбыз», — диде Гыймаев.

Мәктәп Питрәч районының «Царево усадьбасы» торак комплексында, шулай ук 1224 урынга исәпләнгән ике мәктәп Казанда Нәҗип Җиһанов һәм Бондаренко урамнарында барлыкка киләчәк.

Яңа Савин районында 165нче мәктәпне, Чистайдагы Полющенко урамындагы 800 урынга исәпләнгән мәктәпне, Алабугада 1224 урынга исәпләнгән мәктәпне һәм Лаеш районының Усад авылында 500 урынга исәпләнгән мәктәпне реконструкцияләү дәвам итәчәк. Шулай ук балалар бакчасы белән бергә 80 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү учреждениесе Алексеевск районында булачак.

«Алар барысы да графикта каралганча һәм төзелешнең югары дәрәҗәсендә бара. Параллель рәвештә документлар әзерләнә», - дип өстәде спикер.

2010 елдан 2019 елга кадәр республикада гомуми егәрлеге 28,5 мең урынга 62 мәктәп булдырылган. Объектлар төзелеше бәясе 23,17 млрд сум тәшкил иткән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International