Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау 44%ка үтәлгән

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Күп фатирлы йортларны, социаль-мәдәни һәм авыл хуҗалыгы өлкәсе объектларын капиталь ремонтлауның барышы турында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, 2020 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 1066 объектта эш планлаштырылган, бүгенге көндә эшләрнең 44%ы үтәлгән.

Гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау программасы буенча быел 36 мәктәпне ремонтлау планлаштырыла. 6 августка 29 объектта эшләр бара, калганнары куллануга әзер. Эш өч коррекцион мәктәптә дәвам итә,  мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында 87 объектны ремонтлау планлаштырылган, 64 объектта эш бара, 23 объектта эш тәмамланган.

Ике ресурс үзәгендә, ике яшьләр үзәгендә, 4 балалар сәламәтләндерү лагерендә, 3 стационарда, 7 сәламәтлек саклау объектында, 17 мәдәни объектта, бер мәдәният өлкәсендә белем бирү учреждениесендә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы бер мәгариф учреждениесендә, 9 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә, 4 муниципаль архивта, 2 урманчылык бинасында һәм Башкарма комитетның 12 бинасында капиталь ремонт тәмамланган.

Авыл хуҗалыгы объектларына килгәндә 70 сыер абзарында, 71 ындыр табагында, 25 машина-трактор паркында, 1 яшелчә-бәрәңге саклагычта, 2 кошчылык фермасында, 3 ат фермасында, 37 ветеринария берләшмәләре биналарында һәм авыл хуҗалыгы идарәләрендә капиталь ремонт тәмамланган.

Шулай ук 131,5 км суүткәргеч уздырылган, 17 скважина борауланган, 20 су кудыру башнясы куелган, 11 мең 251 яктырткыч урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International