Рөстәм Миңнехановка Казанда «Седьмое небо» торак районы төзелешенең архитектура концепциясен тәкъдим иттеләр

2020 елның 11 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Казанның Совет районындагы «Седьмое небо» торак районы төзелешенең архитектура концепциясен тәкъдим иттеләр.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина һәм башкалар катнашты.

«Седьмое небо» торак районын төзү территориясе һәм территорияне үстерү проектлары турында «Ак Барс Девелопмент» ҖЧҖ генераль директоры Марат Шаһитов сөйләде.

«ОСА» архитектура бюросы (Екатеринбург) проекты җитәкчесе Алексей Шалаев комплекслы төзелеш проекты турында сөйләде.

Шулай итеп, 27,7 га мәйданда төрле катлы 44 бина – торак һәм офис-сәүдә объектларын комплекслы төзү күздә тотыла. Проектта 4,7 мең уңайлы сыйфатлы фатир төзү каралган. Социаль инфраструктура - мәктәп һәм балалар бакчалары төзү каралган. Территорияне этаплап сафка кертү 2023-2027 елларда планлаштырыла. Территория транспорт белән тәэмин ителгән, шул исәптән янәшәдә метро станциясе урнашачак.

Рөстәм Миңнеханов торак районы төзелеше концепциясен уңай бәяләде. Аның сүзләренә караганда, төзелешкә комплекслы якын килергә, кешеләр өчен, шул исәптән социаль объектларны, башка инфраструктураны карарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International