Татарстан Республикасының кече шәһәрләрендә әһәмиятлелеге буенча үзәк һәм икенче урамны төзекләндерәчәкләр

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Балтач һәм Әлмәттә үзәк урамнарны төзекләндерү эшләре башланды инде. Татарстанның кече шәһәрләрендә һәм авыл җирлекләрендә паркларны һәм скверларны төзекләндергәннән соң әһәмиятлелеге буенча үзәк һәм икенче урамны төзекләндерә башлаячаклар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Айназ Ярмиев сөйләде. «Әлегә Казанда ремонтланырга тиешле парклар бар. Кече шәһәрләр һәм авыл киңлекләре буенча без инде урам челтәренә күчәбез. Хәзер үзәк урамнар төзекләндерелә, киләчәктә әһәмияте буенча икенче урамга да күчәргә планлаштырабыз», — диде Ярмиев. Ул билгеләп үткәнчә, Балтач һәм Әлмәттә үзәк урамнарны төзекләндерү эшләре башланган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International