«Безнең ишегалды» Президент программасы буенча эшләр Татарстанның 728 ишегалдында алып барыла

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Төзекләндерү эшләре республиканың 41 районында һәм 2 шәһәр округында алып барыла. «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча ремонт эшләре Татарстанның 515 ишегалдында башланган. Татарстанның тагын 213 ишегалдында асфальт һәм бордюрлар җәю тәмамланган инде, төзүчеләр яктырту баганаларын монтажлыйлар һәм кече архитектура формаларын урнаштыралар. Аксубай, Балтач, Яшел Үзән, Лаеш, Минзәлә, Түбән Кама һәм Чистай районнарында барлык төзү-монтаж эшләренең яртысыннан артыгы башкарылган инде. Казанда үтәлеш проценты тагын да югарырак — 226 ишегалдының 209ында эшләр ахырына якынлаша. Татарстан ишегалларын яңартуның соңгы этабы балалар өчен уен комплекслары һәм спорт җиһазлары урнаштыру булачак. Агымдагы елда «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча комплекслы төзекләндерү 1084 ишегалдында башкарылачак. Быел төзекләндереләчәк барлык объектлар да «Төзекләндерү картасына» төшерелгән. Төзелеш эшләре башланырга өч көн калганда, һәр ишегалдында, төзекләндерүнең финал планы белән, объект паспорты урнаштырыла. Аның буенча йортларда яшәүчеләр ишегалдында эш барышын контрольдә тота ала. Программаны тормышка ашыру барышы турында хәбәрләр кайнар линия 8 (800) 27-520 номеры буенча, Instagram һәм ВКонтакте социаль челтәрләрендә кабул ителә. WhatsApp 7 (939) 302-2020 номеры буенча актив халык шулай ук үз ишегалдында үткәрелгән эшләр сурәтләнгән фото һәм видео җибәрә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International