Фәрит Хәнифов Чистай районы мәгариф учреждениеләрендә капиталь ремонт барышын тикшерде

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры эш визиты белән Кубас мәктәбендә һәм 17 нче балалар бакчасында булды.

Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, Фәрит Мөдәрис улы Кубас төп гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Комиссия май ахырында башланган ремонт эшләренең барышын карады.

Комиссия әгъзалары ремонтның ахыргы этабына чыгуын билгеләп үттеләр. Төзүчеләр эшләрне уку елы башына тәмамларга тиеш.

Коридорлар, сыйныфлар, хуҗалык бүлмәләре ремонтланды. Эчке отделка эшләре тәмамланган диярлек.

Министр визиты программасында икенче объект 17-нче номерлы балалар бакчасы булды. Ул 6 төркемнән тора, шуларның берсе ясельная. Мәктәпкәчә учреждение мөдире билгеләп үткәнчә, төзүчеләрнең зур эш башкаруыннан канәгать. Капиталь ремонт 98% ка үтәлгән.

- Без балаларның балалар бакчасына йөри башлауларын бик көтәбез. Безгә барысын да алмаштырдык: суүткәргечтән алып түбәгә кадәр. Бина 1972 елда төзелгән һәм хәзерге вакытта үткәрелә торган капиталь ремонт – аның өчен беренче. Инженерлык системасын яңартуга бик шатбыз.

Визит нәтиҗәләре турында киңәшмәдә сөйләштеләр.

- Беренче сентябрьдә безнең балалар сыйфатлы уку йортларына керәчәк. Ике мәгариф учреждениесендә дә ремонтны бер подрядчы оешма башкара. Әле эшлисе эшләр бар, әмма төзүчеләр билгеләнгән вакытка сыешыр дип уйлыйм, - ди Фәрит Мөдәрисович.

Киңәшмәдә район башлыгы Дмитрий Иванов Чистай районында капиталь ремонт программасы гына актив тормышка ашырылмавын билгеләп үтте. Соңгы 5 елда 3 яңа балалар бакчасы, 19 ФАП, 20дән артык спорт мәйданчыгы, спорт комплексы, стадион, яңа мәктәп һәм башка объектлар төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International