Апаста янгын депосы ярашлылык турында бәяләмә алды

2020 елның 14 августы, җомга

Апас шәһәр тибындагы бистәсендә яңа янгын сүндерү-коткару частен төзү мәсьәләсе күптән өлгерде. Янгын депосының иске бинасы 40 ел элек төзелгән. Һәм менә, янгын сүндерүчеләрнең шатлыгына, яңа янгын частен төзү мәсьәләсе уңай хәл ителде. Бу Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мөмкин булды. Бүген көтеп алынган объектка техник документация таләпләренә туры килү-килмәү турында бәяләмә бирелде. Яңа янгын сагы объекты өч урынга янгын депосын, техникага хезмәт күрсәтү һәм җиһазларны саклау өчен өстәмә бүлмәләрне, блок-модульле котельныйны, җир асты янгын резервуарын, канализация насос станциясен, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыкны үз эченә ала. Хәрби һәм спорт әзерлеге өчен теплодымокамера, спорт мәйданчыгы, укыту-тренировка янгын сүндерү манарасы булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International