ТРда бирелгән ипотека кредитлары күләме, ставкалар кимү аркасында, 18,4% ка арткан

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

Республикада ипотека буенча кичектерелгән бурычлар өлеше 0,64% ка кадәр кимегән. Ипотека ставкаларын киметү һәм дәүләт ярдәме чаралары татарстанда ипотека кредитларына ихтыяҗ артуга китерде. 2020 елның беренче яртыеллыгында бирелгән ипотека кредитлары күләме 45 млрд. сумга җиткән, бу, узган ел белән чагыштырганда, 18,4% ка күбрәк. ТР Милли Банкы мәгълүматлары буенча, татарстанда ипотека торак кредитлары портфеле 2020 елның 1 июленә 228,9 млрд.сум тәшкил иткән һәм ел башыннан 7,7% ка арткан. Гыйнвар-июнь айларында татарстанлылар 21,6 мең ипотека кредиты рәсмиләштергән, бу узган ел белән чагыштырганда 6,6% ка күбрәк. 2019 елның декабре белән чагыштырганда, Татарстанда ипотека буенча уртача ставка 1,4 процентка кимегән һәм июньдә елына 7,6% тәшкил иткән. 1 нче июльгә ипотека буенча кичектерелгән бурыч өлеше 0,64% тәшкил иткән, бу гомумрәссәй күрсәткеченнән түбәнрәк, ул 0,94% тәшкил итә. Чагыштыру өчен: бер ел элек Татарстанда срогы чыккан бурыч өлеше-0,68%, ә Рәссәйдә 1,04% тәшкил иткән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International