Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе «Царево утары» торак комплексында 1224 урынга исәпләнгән объектка (гомуми белем бирү мәктәбенә) төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә ярашлылык турында бәяләмә (ЯТБ) бирде. Яңа уку йорты Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Яңа Шигали авылында урнашкан. Заказ бирүче - «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ, проектлаучы - «Татинвестгражданпроект» ДУП, генподрядчы – «Ак таш» ҖЧҖ.
Объект «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында төзелде. Бинада төшке аш залы, бассейн, медпункт, спорт залы, уку залы булган китапханә, административ-көнкүреш бүлмәләре һәм башка ярдәмче һәм техник бүлмәләр каралган. Мәктәп территориясендә спорт һәм уен мәйданчыклары, чаралар үткәрү өчен иҗтимагый зона проектланды.