Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе ТР Яшел Үзән муниципаль районы Васильево ш.т.б. универсаль спорт залына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә ярашлылык турында бәяләмә (ЯТБ) бирде. Объектның заказчысы - «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ, проектчысы - «Фортэкс» ҖЧҖ , генподрядчысы - «Фортэкс» ҖЧҖ. Объектның гомуми мәйданы-1 432,0 кв. метр.