Яр Чаллы шәһәрендәге футбол манежы файдалануга тапшыруга рөхсәт алды

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең тренировка футбол манежы файдалануга тапшыруга рөхсәт алды. Объектны проектлаучы - «Татинвестгражданпроект» ДУП. Манежның гомуми мәйданы 6 мең кв. метр тәшкил итә. Бина тренажер залын, көтү зонасын, медицина блогын, сакчылык-янгын посты бүлмәсен, спорт җиһазларын саклау бүлмәсен, махсус техника саклау бүлмәсен үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International