Бүген капиталь ремонттан соң 52 нче «Әкият» катнаш төрдәге балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә учреждение 44 ел элек ишекләрен ачты, шул вакыт эчендә анда капиталь ремонт беренче тапкыр үткәрелде. Ачылу тантанасында Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашты.
Объектта эшләр Чаллының «Спецпокрытие» оешмасы тарафыннан Айрат Нәбиев җитәкчелегендә алып барылды. Төзүчеләр узган елның ноябрендә учреждениене капиталь ремонтлауга керештеләр һәм кыска вакыт эчендә иске бинаны яңарттылар.
Эшләрнең бәясе 62 млн сумнан артык. Җиһазлар сатып алуга муниципаль бюджеттан өстәмә рәвештә 2 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Балалар бакчасында 12 төркем, анда 280 бала йөри. Мәктәпкәчә учреждениедә тәрбияләнүчеләр өчен барлык шартлар да тудырылган: төркемнәр, медицина блогы, методик кабинет, бассейн, музыка залы, өстәмә белем бирү, балаларны туган телгә өйрәтү кабинетлары, психолог кабинетлары яңа төсмер алган.
Чаллы мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында капиталь ремонт Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән үткәрелә. Шулай итеп, биш ел эчендә әлеге программа буенча Чаллының 34 балалар бакчасы ремонтланды.