Объект «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында төзелгән. Объектның заказчысы - «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ, генподрядчысы - «Фортэкс» ҖЧҖ. Спорт объекты 230 урынга исәпләнгән, боз кырының күләме 58х28 метр тәшкил итә. Объект үз эченә вестибюль, гардероб, хоккейчылар өчен киенү-чишенү бүлмәләре, медицина бүлмәләре, кар чистарту машиналары өчен бүлмәләр, спортчыларга көч күнегүләрен үткәрү өчен залы, тимераякларны прокатка алу өчен бүлмә, административ-көнкүреш бүлмәләре, чишенү бүлмәсе (и/х), урып-җыю инвентаре бүлмәсе керә. Биредә хоккей һәм фигуралы шуу белән шөгыльләнәчәкләр, шулай ук шәһәр халкы өчен бушлай шууны оештыру планлаштырыла.