Казанның Залесный бистәсендә 340 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше тәмамланды. Ике катлы мәктәпкәчә учреждениенең мәйданы 5168 кв. метр тәшкил итә. Бина мәгариф учреждениеләренең барлык яңа таләпләренә дә туры килә. Балалар бакчасында уен һәм йокы бүлмәләре, түгәрәкләр өчен кабинетлар, медицина блогы урнашкан. Якын-тирәдә күләгә өемнәре белән йөрү мәйданчыклары, физкультура мәйданчыгы булдырылган. Төзекләндерү кысаларында агачлар һәм куаклар утыртылды, газон куелды. Объектны төзү «Демография» илкүләм проекты кысаларында алып барылды. Татарстанда балаларны балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республикада 2010 елдан 2019 елга кадәр 37 585 урынга 239 балалар бакчасы төзелде. Быел план буенча тагын 22 балалар бакчасы сафка бастырылачак.