Яр Чаллының ике мәктәбендә яңа спорт мәйданчыклары ачылды

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Чаллыда берьюлы ике спорт мәйданчыгы ачылды. 11 һәм 22 нче мәктәпләрдә. Спорт объектларын ачу тантанасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев та булды.

Башта тантаналы чара 11 нче мәктәптә узды. Футбол буенча кечкенә мәйданчык, мәйданчыклар төзү буенча республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнде.

Наил Мәһдиев шәһәрдә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылуы һәм массакүләм спортны үстерү буенча эш алып барылуын билгеләп үтте: «Әлеге футбол мәйданчыгы балаларга, укытучыларга, ата-аналарга шатлык китерсен. Рәхмәт сүзләрен республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка җиткерәбез. Пандемия булуга карамастан, бер генә спорт объекты төзелеше дә туктатылмады. Тиздән боз аренасын һәм ябык футбол манежын ачачакбыз. Республика һәм шәһәр җитәкчелеге алга таба да мондый мәйданчыклар һәр микрорайонда барлыкка килү өстендә эш алып бара», – дип ассызыклады мэр.

Хәзерге вакытта мәктәптә 882 укучы белем ала.

Мәктәптә баскетбол, футбол, гомуми физик әзерлек буенча спорт түгәрәкләре эшли. Укучылар спорт ярышларында, ГТО фестивальләрендә, эстафеталарда актив катнашалар. Наил Мәһдиев шулай ук футбол уйнады һәм тупка имзасын куйды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International