Соңгы елларда Татарстан Республикасында, тулаем Рәссәй Федерациясендәге кебек үк, халык тормышы өчен уңайлы һәм куркынычсыз мохит булдыруга, шәһәр тирәлегенең сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән масштаблы үзгәрешләр үткәрелде. Быел республикада 2 млрд. сумнан артык суммага 62 объектны төзекләндерү планлаштырылган. «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» программасы 2017 елда «ТКХ һәм шәһәр мохите» илкүләм өстенлекле проекты кысаларында эшли башлады. Шул ук вакытта программаның «чишмә башы» нәкъ менә Татарстан булды, 2015 елда «Татарстан Республикасында 2015 елны Парклар һәм скверлар елы дип игълан итү турында» Указына кул куелды. 2015-2019 елларда республикада 382 объект төзекләндерелгән, 11,4 миллиард сум акча кертелгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, иҗтимагый оешмалар үсеше турында сөйләгәндә: «Татарстан яшәргә теләгән урын булырга тиеш һәм барысы да килергә омтылырга тиеш», - дип ассызыклады. «Илдәге эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, барлык куелган бурычлар сыйфатлы һәм вакытында үтәләчәк. Иҗтимагый киңлекләр республиканы бизәргә генә түгел, ә гражданнарның яңа мәдәни һәм социаль Яшәү дәрәҗәсен дә формалаштырырга тиеш»,- дип хәбәр итте төзелеш министры Фәрит Хәнифов.