Рөстәм Миңнеханов, РФ Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров яңартылган Кабан күле яр буенда булдылар

2020 елның 29 августы, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм башка мөхтәрәм кунаклар Кабан күле яр буе буйлап йөреп чыктылар. Исегезгә төшерәбез, Кабан күле яр буеның икенче чиратын ачу бүген Татарстан Республикасы көненә багышланган иде. Биредә спорт мәйданчыгы, барбекю шәһәр зонасы барлыкка килде һәм актив эшли, спортның су-ишкәк ишү төрләре буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе күнегүләре уза, дендрология һәм күлләрне чистарту системасы булдырылды. Шәһәрдә яшәүчеләр өчен шундый кирәкле велоюллар барлыкка килде.Шулай ук территориядә көймәләр прокаты, кафе һәм бәдрәф булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International