Рөстәм Миңнеханов Чистайда 2 нче лицей ачылышында: Бүген безнең бурыч – балаларга яхшы белем бирү

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Бүген безнең бурыч –хәзерге шартларда балаларга конкуренциягә сәләтле булырлык яхшы белем бирү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистайда 2 нче лицей ачылышында хәбәр итте.

Яңа лицей 800 урынга исәпләнгән. Мәктәп берничә функциональ зонага бүленгән. Башлалангыч сыйныфлар 1 нче һәм 2 нче катта урнашкан. Спорт зонасы мәктәп яны территориясенә чыгарлык итеп оештырылган. Киенү бүлмәләре, душлар, санузеллар тиешенчә корылган. Актлар залы 2 нче катта, 266 урынга исәпләнгән. Китапханә 3 нче катта.

Лицейның үзенчәлеге «мәктәп – югары уку йорты – шәһәр барлыкка китерүче предприятиеләр», коллаборациясендә, төп максаты – район икътисадының конкуренциягә сәләтен арттыру өчен киләчәк буынны укыту һәм тәрбияләү.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International