Алексей Фролов: Татарстан төзелеш материаллары сәнәгатенең үсеш алган базасына ия

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Татарстан нефть, газ, химия форумы кысаларында «Төзелеш тармагында Республика җитештергән нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү» темасына түгәрәк өстәл булды. Бу чара «Казан Экспо» күргәзмә комплексы мәйданчыгында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җитәкчелегендә узды. Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнаштылар.

Алексей Фролов сүзләренә караганда, республиканың минераль-чимал базасы төзелеш материалларының киң спектрын чыгарырга мөмкинлек бирә, алар арасында ТР химия һәм нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләре продукциясе нигезендә җитештерелгән материаллар лаеклы урын алып тора.   «Төзелешнең югары темплары төзелеш материаллары сәнәгатенең тиешле үсеше белән тәэмин ителергә тиеш», - диде ул.

2010 елдан башлап республикада төзелеш өчен билгеләнгән продукция яки төзелеш материаллары һәм эшләнмәләре җитештерү өчен чимал булган продукция җитештерүгә юнәлдерелгән якынча 50 химия һәм нефть химиясе производствосы файдалануга тапшырылган.

Югары технологияле төзелеш материаллары җитештерүне үстерү гамәлдәге предприятиеләрне модернизацияләү һәм реконструкцияләү, шулай ук яңаларын төзү шартларында бара. 2010 елдан 2020 елның августына кадәр республика территориясендә төзелеш материаллары сәнәгатенең 151 предприятиесе сафка бастырылган һәм модернизацияләнгән.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы ассызыклаганча, төзелеш тармагы нефть химиясе продукциясен куллануда шактый зур потенциалга ия.  “Заманча конструкцияләү, җылылык изоляцияләү материаллары, торбалар, пластик тәрәзәләр, лак-буяу материаллары – болар барысы да торак, социаль-мәдәни билгеләнештәге объектлар, сәнәгать предприятиеләре төзелешенең сыйфат дәрәҗәсен күтәрә”, - дип билгеләде Алексей Песошин.

Берничә компания вәкилләре – төзелеш материаллары җитештерүчеләр республика нефть химиясе предприятиеләре белән үзара хезмәттәшлек тәҗрибәсе турында сөйләделәр, үз продукцияләренең яңа төрләрен тәкъдим иттеләр, шулай ук җитештерүне республика территориясендә туплау перспективаларын белдерделәр.

Алексей Фролов авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр, проектлаучылар һәм төзүчеләр белән уртак эш алып барылучы биналарның, корылмаларның һәм башка инфраструктур объектларның сыйфатын, озак вакытка чыдамлылыгын һәм ышанычлылыгын арттырырга ярдәм итәчәк, дип ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International