Кукмарада универсаль спорт мәйданчыгы ачылды

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Кукмара районының Кошкино авылында универсаль спорт мәйданчыгын ачу тантанасы булды. Чарада Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев, Кошкино авыл җирлеге җитәкчесе Илшат Рәхимуллин катнаштылар. Спорт объекты республика программасы кысаларында төзелгән. Ачылу көнендә район һәм республика җитәкчелеге адресына бик күп изге теләкләр яңгырады. Программалар һәм грантлар ярдәмендә бүгенге көндә җирлектә зур эшләр башкарылды. Исегезгә төшерәбез, 2013 елдан башлап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, барлык муниципаль берәмлекләрдә универсаль спорт мәйданчыклары төзү проекты гамәлгә ашырыла. 2013 елдан 2020 елга кадәр республикада 1119 универсаль спорт мәйданчыгы төзелде, шул исәптән 2020 елда 92 шундый объект.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International